Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 сентябрь , 17:23

Чакмагышлыларның сәламәтлеге сагында торган легендар шәхес

Чакмагыш районы халкының сәламәтлеге сагында 40 ел торган шәфкать туташы, «Хезмәт ветераны» медале иясе Айгөл Нәфыйкова турында сүзебез.

Чакмагышлыларның сәламәтлеге сагында торган легендар шәхес
Чакмагышлыларның сәламәтлеге сагында торган легендар шәхес

Бүздәк районының Канлы-Төркәй авылында туып, Чакмагышның Яңа Каръяуды авылында үскән ул. Туймазы медицина училищесын тәмамлап, иң башта Иглин районында хезмәт юлын башлаган. Аннан соң бар гомерен, хаклы ялга чыкканчы Чакмагыш үзәк хастаханәсенең иң тәүдә балалар бүлегендә, арытаба дәваханәдә эшләгән.

Гомере буена изгелекле һөнәр иясе булган Айгөл Нәфыйковага әлеге көндә дә, күрше-күләмнәре, дус-туганнары чирләп китсә дә мөрәҗәгать итә. Ә ул, Гиппократ антына тугры калган зат буларак, берсенең дә үтенечен инкярь итмичә, ярдәм кулын суза.

Айгөл Әхмәтзәки кызы — һәркемгә үрнәк булырлык, чакмагышлылар тарафыннан хөрмәт казанган абруйлы шәхес. Бүгенгесе көнне ул улы һәм кызы гаиләләре хөрмәтендә, оныклар шатлыкларын уртаклашып игелекле гомер йомгагын сүтә. 

Чакмагыш үзәк дәваханәсендә хезмәт куйган коллегалары белән дә элемтәләрен өзми ул. Ә Чакмагышта булган һәр яңарышка, матур күренешләргә, сөенечле хәбәрләргә куанып гомер итә.

 

Чакмагышлыларның сәламәтлеге сагында торган легендар шәхес
Чакмагышлыларның сәламәтлеге сагында торган легендар шәхес
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: