Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 июль , 00:10

Балтырган — агрессив үсемлек

Балтырган (борщевик) – Русия территориясе буйлап киң таралган агулы, агрессив үсемлек.

Балтырган — агрессив үсемлек
Балтырган — агрессив үсемлек

Җиңел генә котыла торган афәт түгел. Торак пунктларда аны бетерү өчен химик препаратлар куллану тыелган. Яфраклары яшь, сабагы 20-40 сантиметр чагында, биткә-кулга тимәсен өчен махсус кием киеп, балтырганны чабып алырга, тамырын казып өзәргә була. Бу очракта ул орлык бирә алмый калачак. Авыл хуҗалыгы җирләре булып саналмаган мәйданнарда тоташ тәэсир итүче гербицидлар кулланырга мөмкин.

Селектив препаратларны кыяклы үләннәр чәчү белән куллану максатка ярашлы, алар чүп үләненең үсешен тоткарлый. Җиңел чәчәкләре сәбәпле, орлыклары, җил искәндә, ерак очып китә, ләкин ул даими рәвештә эш алып бара торган кырларда үсми, ә менә елгалар һәм ташландык күләгәле җирләр–алар өчен уңдырышлы урын. Чәчү әйләнешеннән чыгарылган авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге мәйданнарны сөреп, дисклап, бәрәңге, кузаклы культуралар утырту нәтиҗәле.

Балтырганны топинамбур үләне кысрыклап чыгара ала. Июль-август айларында чәчәк атучы балтырган бүлеп чыгарган серкәле тузан һавага таралып, тын юлларын да зарарларга сәләтле. Тирегә эләккән очракта тәнне пешерә. Еш кына пешү очраклары балаларда очрый. Шуңа күрә аларга балтырганның зыяны турында аңлату мөһим!

Тәнгә тигән согын тизрәк юып төшерергә, кояш нурлары белән тагын да азып китүдән сакланырга кирәк. Үзләренең җир участокларында кыргый балтырган үскәнен күргән гражданнар бу турыда “Россельхознадзор”ның территориаль бүлекләренә яки урындагы үзидарә органнарына хәбәр итә ала.

Фото: za-edoy.ru

Балтырган — агрессив үсемлек
Балтырган — агрессив үсемлек
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: