Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 июнь , 03:49

«Роспотребнадзор» кисәтә: Карбыз алырга ашыкмагыз

Быел берничә төрле ят карбыз алып тәмләргә туры килде.  

«Роспотребнадзор» кисәтә: Карбыз алырга ашыкмагыз
«Роспотребнадзор» кисәтә: Карбыз алырга ашыкмагыз

Карбыз тик кызыл гына буладыр, дип ялгышканбыз. Алар файдалымы?

«Роспотребнадзор» вәкилләре белән сөйләшеп алган идем, нитратлы карбыз сатып алу хәвефе бик зур. Карбыз өлгерә башламаган бит. Зурны алмас өчен киселгән карбыз сатып алучыларга да уйланасы бар.

Ачык һавада бик күп санда бактерияләр эләгеп, алар татлы туклыклы мохиттә үрчи икән. Моннан агулануыңны да көт тә тор.

Ә сары эчле карбыз, имештер ананас белән кушылган, диләр. Киви белән кушылганы бәләкәй һәм ачык яшел эчле. Тышы ачык яшел сортлы карбызны алма белән кушылган, дип аңлата сатучысы. Биологлар тырышлыгы белән чыгарылгандыр бу сортлар.

Белгечләр Ырымбур арбузларын алырга киңәш бирәләр. Бөерләр өчен дә файдалы, диләр карбызны. Аны бәясенә карамый, нәкъ бу өлгерү чорында — августта ашау хәерледер ул. Шуңа җәй сыедай табын түрендә инде ул карбыз.

Ярылмаган карбыз сатып алу дөрес, ди белгечләр. Карбыз алырга вакыт бары тик августта...

Фото: «Роспотребнадзор» сайты

 

«Роспотребнадзор» кисәтә: Карбыз алырга ашыкмагыз
«Роспотребнадзор» кисәтә: Карбыз алырга ашыкмагыз
Автор:Рауф Идрисов
Читайте нас: