Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 июнь , 12:53

Табиблар 10 айлык баланы авыр чирдән коткарган

Ксения Калинина.
Фото:Ксения Калинина.

Уфада республика клиник дәваханәсенә тәненә коточкыч тимгелләр чыккан кечкенә кыз баланы  алып килгәннәр. Дәваханә  табибларына баланың әнисе аңлатуынча, аның 10 айлык кызы “авыр дәрәҗәдәге атопик дерматит, пиодермия, себореялы дерматит” диагнозын куйганнар.

“Сабыем бик нык интекте һәм авыртынды. Без 8 ай бу чирдән котыла алмый җәфаландык. Мин аллергия бүлегенең табибларына, шәфкать туташларына  минем кызым өчен барын да эшләгәннәре өчен чиксез рәхмәтлемен. Алар ике көн дигәндә кызымны интегүләрдән һәм арытаба өзлегүләрдән котылдырып, дәваладылар”, — ди ана.

Белешмә.  Атопик дерматит еш кына вируслы һәм бактериаль инфекция белән катлаулана. Катаракта барлыкка килергә мөмкин. Атопик дерматит белән авырганнарда һәм аларның туганнарында башка төрле аллергик чирләрне (бронхиаль астма, поллиноз) ачыклыйлар. Чир авыр үткән  очракларда атопик дерматит тире лимфомасы белән өзлегергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: