Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 сентябрь 2023, 09:16

Бу районда психик чирле балалар иң күбе

 Тагын кайсы районнарда психикасында тайпылышлар булган балалар саны күп?

freepik
freepik

Сәламәтлек саклау министрлыгы психикасында тайпылышлар булган балалар буенча статистиканы яңгыратты.

Ведомство мәгълүматы буенча, балигъ булмаганнар арасында психик тайпылышлы иң күп балалар Стәрлебаш районында теркәлгән дип яза UfaTime.ru басмасы.

“2022 ел нәтиҗәләренә ярашлы, әлеге районда 100 мең балага 4269 очрак теркәлгән. Икенче урында – Бишбүләк районы (3888 очрак), өченчедә – Ярмәкәй районы (3571 очрак)”, – диләр ведомстводан.

Белорет районында да чирләүчеләр саны шактый югары – анда 100 мең балага 3090 очрак туры килә.

Шәһәрләр арасында кире рейтингның башында Стәрлетамак тора: 100 мең балага – 3109 очрак.

Балалар арасында психик чирләрнең иң түбән күрсәткече Күгәрчен районында теркәлгән: монда 100 мең балага 856 очрак туры килә.

Тоташ республика халкын алганда, узган ел психик чирләр күрсәткече 100 мең кешегә – 3564,9 очрак. Балалар арасында бу сан 100 меңгә 2206 очрак туры килгән.

 

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас: