Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 октябрь 2022, 15:58

Кашык та акыллы булсын инде!

Бүген “акыллары булган” тузансуырткыч, бишек, кровать, чәйнекләр белән беркемне дә аптыратып булмый инде.

Кашык та акыллы булсын инде!
Кашык та акыллы булсын инде!

Бүген “акыллары булган” тузансуырткыч, бишек, кровать,

чәйнекләр белән беркемне дә аптыратып булмый инде. Ә сезнең акыллы кашык турында ишеткәнегез бар идеме?

   Күптән түгел Массачусетсның технологияләр университеты

галимнәре бик тә акыллы кашык уйлап тапкан. Ул күптөрле сизгер

сенсорлар белән шыплап тутырылган икән һәм үзенең

мөмкинлекләре белән шаккатыра. Мәсәлән, ризыкны кашыкка

алуга ук, аның кислоталылыгы, температурасы, тозлылыгы һ.б.

мәгълүматлар туп-туры компьютерга җибәрелә һәм шунда ук

анализ да ясала.

   Сез аш пешергәндә тозын тәмләп карыйсызмы? Карыйсыздыр!

Әгәр мондый кашыгыгыз булса, бер дә тәмләп карыйсы булмый –

кашыкны кәстрүлгә тыгуга ук ул тагын тоз өстәргәме, юкмы икәнен

әйтеп бирәчәк. Ябыгу турында хыялланучылар өчен аеруча зур

табыш инде бу кашык – чөнки артык колорияле ризыкларны ничек

авызга якын китерәсең ди ул кулда булганда?

Фото: kazanexpress.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: