Барлык яңалыклар
Редакция
23 сентябрь 2025, 11:38

Бәхет кәсәләрең тулып торсын, Гөлара!

Шундый кешеләр була : аларга карап сокланмыйча мөмкин түгел. Нәкъ рус әдәбияты классигы  Антон Павлович Чехов әйткәнчә,  йөз- кыяфәте дә, өс киеме дә, күңелендә, йөрәк түрендә йөрткән уй-фикерләре дә, хис-кичерешләре дә  гүзәл .

Бәхет кәсәләрең тулып торсын, Гөлара!
Бәхет кәсәләрең тулып торсын, Гөлара!

Шундый кешеләр була : аларга карап сокланмыйча мөмкин түгел. Нәкъ рус әдәбияты классигы  Антон Павлович Чехов әйткәнчә,  йөз- кыяфәте дә, өс киеме дә, күңелендә, йөрәк түрендә йөрткән уй-фикерләре дә, хис-кичерешләре дә  гүзәл .

   Менә шундый һәрьяклап та үрнәк булырлык хезмәттәшебез, “Өмет” гәзитен алдыручыларның яратып укыган авторы Арсланова Гөлара Әнвәр кызы күркәм юбилеен –55 яшен каршылады.

   Әйе, еллар, аккан сулардай, алга таба тәгәри, әдәм баласының гомер йомгагы шатлык-куанычларга, тормыш  мәшәкатьләренә чорналып, әкрен генә сүтелә бара. Гөлара  Әнвәр кызы да  әле кайчан гына туган ягы Чакмагыш районы  Калмашбаш авылы урта мәктәбен тәмамлаган, Башкорт дәүләт университетында югары белем алган.

   Аның филология факультетының  татар теле һәм әдәбияты, рус теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керүе дә  бик кыю адым булган.Мәктәптә башкорт телендә укыган кыз документларын татар бүлегенә тапшыра. Мондый тәвәккәл адымга барырга ана сөте белән иңгән туган  телне кадерләү,  үзенең көченә, булдыра алачагына ышануы ярдәм иткәндер, мөгаен. Җиң сызганып, тырышып укый ул, менә дигән белгеч булып җитешә.

   Хезмәт юлын “Өмет” гәзите редакциясендә башлап җибәрә. Хәтердә, кояштай балкып , елмаеп килеп кергән иде ул. Менә инде 30 елдан артык яраткан редакциясендә хезмәт сала. Хәзер инде “Башкортстан Республикасының атказанган матбугат һәм  массакүләм мәгълүмат хезмәткәре”, “бүлек җитәкчесе”,  “Сихәт” кушымтасын, “Бакчачы почмагы”, “Сер итеп кенә”сәхифәләрен алып баручы , сез яратып укыган интервьюлар, күпсанлы мәкаләләр авторы. Уйлап карасаң,   өч дистә ел эчендә күпме мәкалә язылган, ничә чакрымнар юл үтелгән, кемнәр белән очрашып сөйләшергә,гәзит битләрендә төрле темаларны яктыртырга туры килгән!

   Гөлара Әнвәр кызы  беренче карашка гадәти тоелган кешеләрнең  дә үрнәк булырлык сыйфатларын күреп ала, аларны матур итеп тасвирлап укучыларга тәкъдим итә белә. Аның һәр язмасына йөрәк җылысы, тормыш тәҗрибәсе салынган. Инде күп еллар дәвамында “Сихәт”не чыгаруга салган зур өлешен билгеләмичә мөмкин түгел. Бала чагыннан ук медицина хезмәткәре булган әнисе Рәйфә ападан өйрәнеп үскән Гөларага сәламәтлек темасы аеруча якын, ул билгеле  табиблар белән очрашып укучыларыбыз өчен файдалы интервьюлар әзерли, даими рәвештә медицина яңалыклары белән таныштыра. Шуңадыр да “Сихәт” кушымтасын укучыларыбыз аеруча яратып кабул итә.“Бакчачы почмагын”н шулкадәр яратып, “Өмет”не алдыручыларга файдалы булсын дип тырыша ул, үз  тәҗрибәсе  белән бүлешә, киңәшләрен бирә. Ә алар бакчасында ниләр генә үсми! Хәтта өрек агачы да табаклап җимеш бирә.

   Бу дөньяда Гөларадан да уңганрак кеше юк кебек тоела: эшендә үз бурычын вакытында һәм төгәл итеп үти, мәкаләләре  уйланылган, һәрьяклап үлчәнгән, укыйсыны китереп кызыктырып торалар,  теләсә нинди темага аның белән рәхәтләнеп сөйләшеп була, сәясәт булсынмы ул, икътисадмы, әллә тормыш-көнкүрешме – төпле фикере бар.

   Кешенең ярты гомере эштә үтә, диләр. Бергә эшләгән еллар дәвамында туганлашып бетәсең, бер-береңнең шатлык -куанычларын үзеңнекедәй күреп шатланасың, бергәләп борчыласың. Безнең Гөларабыз бу яклап та бик игътибарлы, шәфкатьле зат, кирәкле минутларда күңелне  җылытып җибәрүче сүзләр таба белә. Һәркемгә ярдәм кулы сузарга әзер тора. Үзе юмарт һәм кунакчыл да. Ризыкларны ул аеруча яратып, йөрәк җылысын кушып  әзерли, безне дә гел сыйлый.

    Гөлара эшендә ихтирамга лаек хезмәттәш булса, гаиләсендә уңган-булдыклы хуҗабикә, тормыш иптәше Илсур Нәҗип улын тормыш көтәргә рухландырып торучы пар канаты, балаларының сөекле әнисе.Оясында ни күрсә, очканында шул булыр, диләр бит әле, Арслановларның уллары Денис белән кызлары Гөлназ да әти-әнисенә лаеклы алмаш булып үсеп буй җиткерделәр, югары белем алдылар.Гөлара белән Илсур яраткан нәнәй белән картәти дә хәзер.

   Гөлара Әнвәр кызы киңкырлы шәхес: оста журналист, ихтирамга лаек хезмәттәш, һәрвакыт яңалыкка омтылып, тормышның ямен – тәмен тоеп , һәр көннең кадерен белеп яшәүче гүзәл хатын- кыз. Ул сәяхәт итәргә , яңа дөнья ачарга ярата. Һәр җәй саен гаиләсе белән ерак сәфәргә кузгалалар. Инде кайларда гына булмадылар, быел Грузия белән Әрмәнстанны күреп кайттылар.

   Бөек Тукай “зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә” дип әйткән бит әле. Гөлара һәм аның ныклы гаиләсе бәхетләрен  тырышып, үз куллары  белән төзеделәр. Бүгенге мул, күркәм дөньялары, игелекле, булдыклы ул-кызлары,  дуслар һәм туганнар ихтирамы, хезмәттәшләрнең хөрмәте –

барысы да еллар дәвамында бөртекләп җыелган хезмәт җимешләре.

   Гөларабыз алтын көз көнендә, муллык чорында туган, шуңадырмы Аллаһы Тәгалә аңа бәхетле һәм бәрәкәтле мул тормыш, соклангыч язмыш, тормыш юлларын лаеклы үтәргә ышанычлы тормыш юлдашы насыйп иткән.

    Ә артка борылып карасаң:

 

        55 ел узып киткән

        Сизми-сизелми генә.

        Тормыш юлын синең кебек

         Матур үтәр кем генә…

 

         Син бәхетле: гаиләң тигез,

         Инсафлы балаларың.

         Кылган гамәлләре белән

         Кабатлый аналарын.

   Гөлара, һәрвакыт шулай башкаларны сокландырып яшә! Бәхет кәсәләрең тулып торсын.

                                        Ихлас теләкләр белән, “Өмет”челәр.

 

Автор: Гүзәл Гаянова
Читайте нас