Бөек Җиңүгә - 80 ел
29 Апреля , 11:40

Уфада ничә Бөек Ватан сугышы ветераны исән калганлыгы билгеле

Тиздән ул дәһшәтле елларны искә төшерә алырдай кеше дә калмастыр...

Уфада ничә Бөек Ватан сугышы ветераны исән калганлыгы билгелеУфада ничә Бөек Ватан сугышы ветераны исән калганлыгы билгеле
Уфада ничә Бөек Ватан сугышы ветераны исән калганлыгы билгеле

Бүгенге көндә төбәк башкаласында 1022 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Болар: 25 сугыш ветераны, 19 концлагерь тоткыны, блокадалы Ленинградны кичергән 28 ветеран,  камалыштагы Севастопольдә яшәгән 1 ветеран, 949 тыл хезмәтчәне. Бу хакта мэриядәге оператив киңәшмәдә шәһәр хакимияте башлыгы урынбасары Гөлләрия Ялчыкаева хәбәр итте.

Аның сүзләренә караганда, Җиңү көненә һәр ветеранны котлаячаклар, открыткалар һәм бүләкләр тапшырачаклар. Тугыз ветеран йорты янында 29 апрельдән 8 майга кадәр шәхси парадлар узачак. Программада – кадетларның тантаналы узуы һәм концерт.

Сәламәтлек мөмкинлекләре әйбәт булган хәлдәгеләрне  9 май көнне бәйрәм парадына кунак трибуналарына чакырачаклар.

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас