Бөек Җиңүгә - 80 ел
29 Апреля , 04:13

Җиңү парады хәрби техникасыз узачак

Бу көнгә бик аз вакыт калды. 

SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT Telegram-каналы видеосыннан скриншот.

9 май парады хәрби техникасыз узачак, бу хакта Оборона министрлыгы хәбәр итте. Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан булачак Парад турында менә ниләр билгеле:

– Җәяүле колонна составында төрле һәм аерым төрдәге югары уку йортларыннан хәрбиләр катнашачак.

–Пилотаж төркемнәре һәм СУ-25 самолетлары Кызыл мәйдан өстеннән очачак.

- Парадны трансляцияләү барышында Мәскәүдә СВО зонасында гаскәрләрнең барлык төрләре эшен күрсәтәчәкләр.

– Хәрби техника колоннасы булмаячак.

Русия Президенты Владимир Путин Җиңү көнендә, тантаналы чараларда катнашудан тыш, бәйрәмгә Мәскәүгә килгән сәясәтчеләр белән берничә халыкара элемтәләр уздырачак. Бу хакта Русия лидеры ярдәмчесе Юрий Ушаков белдерде.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас