Армия мәдәнияте көннәре башкаланың Совет мәйданында 22 августта – Русия Федерациясе Дәүләт әләме көнендә – тантаналы рәвештә ачылды һәм парадтан башланды. Совет мәйданы буйлап махсус хәрби операциядә катнашучылар, кадетлар һәм яшь армия сыйныфлары укучылары марш белән үтте. Алга таба спортчылар һәм республика җәмәгать эшлеклеләреннән торган парад расчеты Совет мәйданына озынлыгы 10 метр чамасы булган Русия Дәүләт әләмен чыгарды.
Тамашачыларны һәм масштаблы чарада катнашучыларны, башкала кунакларын БР Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары Урал Килсенбаев сәламләде. Әлеге тарихи чарада катнашучы мәртәбәле кунаклар арасында Русия Федерациясе Оборона министрлыгының мәдәният департаментының мәдәни программалар бүлеге башлыгы Ольга Владимировна Фаллер да бар иде.
– Бу вакыйгада иң мөһиме – армия коллективларының да, республика коллективларының да уртак чыгышлары. Бу – уртак иҗат, без уртак җырларны җырлыйбыз һәм туган җиребездән көч алабыз. Шуның белән без мәдәниятнең кешегә йогынтысының әһәмиятен күрсәтергә тиеш, – диде ул.
Чара барышында сәхнәдә А. Александров исемендәге җыр һәм бию ансамбле, стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләренең “Кызыл Йолдыз” җыр һәм бию ансамбле, Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле, Ленинград, Көньяк, Үзәк хәрби округларның фронт иҗат брига далары чыгыш ясады. Алар алты көн дәвамында Уфаның Совет мәйданында кичке концертлар бирде.
Уфада танылган рәссам, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы Сергей Марченконың “Донбасс күмере. Җиңү йөзе” күчмә күргәзмәсе ачылды. Бер уңайдан рәссам М. Акмулла исемендәге университетның сәнгать-графика факультетында кунакта булды һәм студентларга үзенең уникаль техникасының серләре турында сөйләде. Сергей Марченко портретларны крафт кәгазендә күмер белән ясый. Ул махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук хәрби хәрәкәтләр шартларында эшләүче волонтерлар һәм медиклар образларын тудыра. Нәкъ менә аларның портретлары Уфада тәкъдим ителгән күчмә күргәзмә составына кергән.
Мастер-класста портрет Герое СВО катнашучысы Юрий Лысов булды. Ул узган ел ахырында СВОдан кайтты һәм төбәк авыл хуҗалыгы министры урынбасары вазифасына тәгаенләнде.
– Мин Запорожье өлкәсендә хезмәт иттем, минометчы булып алындым, ә хезмәтемне “Барс” подразделениесендә мотоукчы рота командиры вазифасында тәмамладым. Минем инде позирование тәҗрибәсе бар иде һәм ул вакытта килеп чыккан портрет миңа ошады.
Хәрби Көчләр музее Уфага Җиңү байрагы һәм Җиңү орденының төгәл күчермәләрен алып килде. Тагын бер кызыклы экспонат – Русия Армиясе театрының танылган артисты Владимир Зельдинның “Давным-давно” спектакленнән Кутузовның сәхнә костюмы.
24 августта “Торатау” Конгресс-холлында Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле һәм Уфаның “Мирас” ансамбле артистларының уртак концерты булды. Ул – бердәм омтылышта үрелгән бөек мәдәниятләр диалогы, сәнгать һәм Ватанга хезмәт итү, армия һәм милли традицияләр бердәмлегенең якты символы. Программада халык көйләре, хәрби маршлар, лирик композицияләр яңгырады, дәртле биюләр башкарылды.
25 августта М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры тамашачыларга Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операциягә багышланган “Бер гомер җитми икән...” спектаклен күрсәтте. Ә Совет мәйданының төп сәхнәсендә Русия Армиясенең Үзәк академия театры артистлары һәм Ленинград, Көньяк хәрби округларының фронт иҗат бригадалары артистлары катнашында Русия Геройларына багышланган “Безнең маяклар” кичәсе уздырды.
Армия мәдәнияте көннәре кысаларында Миңнегали Шәйморатов һәйкәле янында “Геройлар дәвере” IV Бөтенрусия җыр фестивале узды.
Армия мәдәнияте көннәренең йомгаклау чараларының берсе Уфа “Нур” татар дәүләт театрында СВОда катнашучы 1нче фронт бригадасы рәссамы Юрий Сивачевның артистлар белән очрашуы булды. Юрий Сивачев – СВО зонасына мобилизацияләнгән беренче рәссам дисәк, хилафлык булмас. Махсус операция башланыр алдыннан Калугада туып-үскән ир-егет Мәскәүдән Дондагы Ростовка күченә, Греков исемендәге сәнгать училищесында дәресләр бирә башлый. 2022 елның көзендә повестка ала. “Качарга уем да булмады, мин иртән үк военкомат янында басып тора идем. Эчке гаскәрләрдә армия хезмәтен үткән кеше булсам да, мине артиллериягә тәгаенләделәр”, – дип искә алды актерлар белән очрашуда фронтовик-рәссам. Арытаба хәрби укулар, полигон һәм беренче хәрби биремнәр... Ләкин монда язмыш кече сержант Сивачев тормышына тагын да яктырак буяулар өстәргә карар кыла – аны яңа гына формалаштырылган беренче иҗади фронт бригадасына кертәләр – анда рәссам кирәк була. Шул көннән башлап “Колонок” кушаматлы рәссам алгы сызыкны сурәтләргә күчерә башлый. Бүгенге көндә аның махсус хәрби операция геройларына багышланган картиналары җиде музейда урын алган. Нәкъ менә шушы эшләр белән Уфа “Нур” татар театры тамашачылары да таныша алачак. Фронтовик-рәссамның театр актерлары белән очрашуы очраклы хәл түгел. Әлеге вакытта нурлылар М.Кунафин әсәре буенча сәхнәләштереләчәк “Солдат язмышы” спектакле өстендә эшли (режиссеры – А. Җиһаншин). Ә чын яугир, фронтовик-рәссам белән аралашу сәхнә осталарына ул чынбарлыкны иҗади рухлы яугир күзлегеннән ачарга ярдәм итте. Кунак актерларга күп яңалыкларны ачты, солдат тормышын аңлатыр серләр белән бүлеште, киңәшләр бирде. Очрашу рәссамның картиналарына нигезләнеп эшләнгән видеоязмалар белән тулыландырылып, йөрәкләргә үтеп керде, тыл белән фронтны якынайтты. Нейрочелтәрләр ярдәмендә эшләнгән “Терелгән портретлар” видеоязмасы аеруча тетрәндерде, ул бүгенге яшьләргә рәссам идеясен аңлау өчен аеруча яхшы формат итеп эшләнгән. Рәссам кулы белән йөзләгән портрет ясалган. Һәм иң кызыгы шунда, “Колонок” портретын ясаган егетләр исән! Яралансалар да – исән! Бу адәм ышанмаслык хәлме, ниндидер серме, әмма бу ифрат шатлыклы күренеш! Фронт сызыгында портрет ясау җиңел эш булмаса да, без рәссамның аларны күбрәк ясавын теләдек...
“Армия мәдәнияте көннәре” уңаеннан Уфада Башкортстан Башлыгы каршындагы Мәдәниятне һәм сәнгатьне үстерү мәсьәләләре буенча Совет утырышы узды. Әлеге зур чараны үткәрүне Башкортстанга ышанып тапшырганнары өчен Радий Хәбиро Оборона министрлыгына рәхмәтен белдерде һәм патриотик мәдәни мирасны саклау буенча республикада зур эшләр башкарылуын ассызыклады.
Бер атна дәвамында Уфаны, тоташ Башкортстанны шаулаткан “Армия мәдәнияте көннәре” тәмам. Аның кысаларында яңгыраган патриотик җырлар дәртле биюләр, сәнгать осталары белән очрашулар, әңгәмәләр, мастер-класслар ватандашларыбыз күңелендә озак сакланыр.
Э. ИБРАҺИМОВА,
А. ГӘРӘЕВА.