Новости
8 Сентября 2025, 11:44

Өч көннән артык чирләргә ярамый

Сәламәтлек саклау министрлыгы түләүле «больничныйларны» кыскартты: 2025 елның 1 сентябреннән нәрсә үзгәрде? 2025 елның 1 сентябреннән Русиядә дәваханә кәгазьләрен рәсмиләштерүнең яңа кагыйдәләре гамәлгә керде. РФ Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган үзгәрешләр, беренче чиратта, еш кына чирләүче хезмәткәрләргә кагыла.

Өч көннән артык чирләргә ярамыйӨч көннән артык чирләргә ярамый
Өч көннән артык чирләргә ярамый

Төп үзгәрешләр

Моңа кадәр табиблар больничныйны 15 көнгә кадәр, ә стоматологлар ун көнгә кадәр бирә алган. Хәзер, әгәр соңгы алты айда хезмәткәр дүрт больничный алган булса, бишенче тапкыр нибары өч көн белән чикләнә.

Мондый больничныйны берничә белгеч кергән табиб комиссиясе аша гына озайтырга мөмкин булачак.

Игътибар

итегез! Яңа кагыйдәләр 2025 елның 1 сентябреннән үз көченә кергәнлектән, соңгы алты ай чоры 2025 елның мартыннан исәпләнәчәк.

Больничныйлар

ничек түләнәчәк?

 Чирләгән көннәр өчен өч көннән артык түләүне хәзер табиб комиссиясе раславы булганда гына алырга мөмкин. Эш бирүчеләр һәм социаль иминият фонды нәкъ менә шушы документка нигезләнергә тиеш.

чыганак: rostov4ane

Автор:Радиф Фаткуллин
Читайте нас