Барлык яңалыклар
Новости
5 август 2022, 16:46

Бердәмлектәдер - безнең көч

Яңарак кына Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съездыннан кайттык.

Бердәмлектәдер - безнең көч
Бердәмлектәдер - безнең көч

Яңарак кына Казаннан Бөтендөнья татар конгрессының Vlll съездыннан кайттык. Бар дөньядан җыелган 1500 шәхеснең 150се Башкортстаннан иде. Бик тә киң колач белән узды ул. Хәтергә уелып калырлык мизгелләре күп булды.

Иң элек Бөек Болгар җиренә сәфәр кылып, меңьеллык тарихыбызга аяк бастык. Ачык hавада тезелешеп намаз укыдык. Ак мәчеткә, диварларга карап сокдандык. Ни кызганыч, борынгы Рим, грек тарихларын беләбез, ә үзебезнекен укытмаганнар. Ә бит Бөек Болгар тарихы аларныкыннан кайтыш түгел. Шушы онытылган тарихыбызның битләрен ачып, балаларга өйрәтү бурычы тора. Съездга халкыбызның иң асыл егет-кызлары җыелган иде.

Эшлекле сөйләшүләр, фикер алышулар, ялкынлы чыгышлар - аларның барысы да милләт язмышына кагылышлы иде. Глобальләшү чорында үз асылыбызны, телебезне, гореф - гадәтләребезне ничек саклап калырга? Моңа бердәм булганда гына ирешеп була. Конгресс шушы бердәм көчләрне туплаучы булырга тиеш. Әлбәттә, hәр очрашу - ул истәлек. Буш вакытларда бергәләшеп фотога төшәргә ашыктык. Бу фотолар, видеолар - әнә шул тарихи мизгелләрнең бер чагылышы.

Бердәмлектәдер - безнең көч
Бердәмлектәдер - безнең көч
Бердәмлектәдер - безнең көч
Бердәмлектәдер - безнең көч
Бердәмлектәдер - безнең көч
Бердәмлектәдер - безнең көч
Бердәмлектәдер - безнең көч
Бердәмлектәдер - безнең көч
Автор:Радис Ногманов
Читайте нас: