Барлык яңалыклар
Новости
27 июнь 2022, 16:17

Велосипед иясенә тапшырылды

Быел 14 июнь - матбугат көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә гәзит - журналларга язылу акциясе дә оештырылган иде." Республика Башкортстан" нәшрият йорты язылучылар арасында призлар да уйнатты.

Быел 14 июнь - матбугат көне уңаеннан үткәрелгән бәйрәмдә гәзит - журналларга язылу акциясе дә оештырылган иде." Республика Башкортстан" нәшрият йорты язылучылар арасында призлар да уйнатты. Шулай итеп, бәйрәм барышында республика гәзит - журналларына язылган 280 подписчик арасыннан төп призны - тау велосипедын " Өмет"кә  язылып, Баймак районы Колчора авылында яшәүче Зәйнулла Чыңгызов отты. Шушы көннәрдә Баймак тарафларына барып, бүләкне иясенә тапшырып кайттык. Чыңгызовлар "Өмет"нең бик күптәнге дуслары булып чыкты - гәзитебезне 20 ел алдыралар икән.         

– Татар теле башкорт теленә нык якын, рәхәтләнеп укыйбыз, бик кызыклы, тирән эчтәлекле гәзит. Моңарчы приз отканыбыз юк иде. Менә бит, өметләнгәч, бәхет безгә дә елмайды: "Өмет"ле дә булдык, велосипедлы да, - дип ихлас шатланды Вәкилә hәм Зәйнулла Чыңгызовлар.

Автор:Илһам Ногманов
Читайте нас: