Барлык яңалыклар
Новости
29 сентябрь 2021, 10:22

Эфирда – Кояш

2 октябрьдән Башкортстан күгендә интерференция башлана, ягъни кояш дулкыннары берникадәр вакытка (берничә секундтан 25 минутка кадәр) телесигналны өзәчәк. Кыска вакытлы өзелүләр 23 октябрьгә кадәр көндез сәгать бердән икегә кадәр булачак.

Эфирда – Кояш
Эфирда – Кояш

Теләсә кайсы йолдыз кебек, Кояш яктылык һәм радиодулкыннар рәвешендә энергия сирпи.  Кояш элемтә спутнигының нәкъ артында баскач, интерференция туа. Спутникның сигналлары  куәтлерәк булган Кояш дулкыннары белән каплана. Бу күренеш, алда әйтеп үтүебезчә, берничә минут кына дәвам итә (Җирнең үз күчәре тирәли әйләнүе аркасында).

Элек Кояш интерференциясе вакытында аналог  форматтагы телепрограммаларны кабул иткәндә җитди тоткарлыклар тудырган. Бүгенге көндә цифрлы технологияләр интерференция йогынтысын киметергә мөмкинлек бирде.

 

Фото чыганагы: myvalunet.com

Автор: Гөлназ Шаһиева

Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: