Барлык яңалыклар
Новости
10 август 2021, 12:52

Хезмәт хәвефсезлеге тәэмин ителгән

«Транснефть – Урал» акционерлар җәмгыятендә хезмәтне саклау һәм сәнәгать хәвефсезлеге өлкәсендәге эшләргә йомгаклар ясалды. Мәсәлән, алты айда хезмәткәрләрне тәэмин итү өчен 24 мең берәмлектән артык махсус кием, аяк киеме һәм шәхси саклану чаралары сатып алынган.

Предприятие объектларында барлык төбәкләрдә (ә  Башкортстаннан тыш, Русиянең тагын 6 төбәге һәм Төньяк Казахстан) дә коронавирус инфекциясе таралуга каршы тору буенча биналарны дезинфекцияләү, мәҗбүри термометрия һәм хезмәткәрләрне вакциналау кебек чаралар уңышлы гамәлгә ашырыла. Хезмәткәрләрнең сәламәтлеген контрольдә тотарга медицина тикшерүе ярдәм итә: аны меңнән артык кеше узган инде, ел ахырына кадәр тагын 7 меңгә якын кеше тикшереләчәк. Кырда эшләүче хезмәткәрләргә вакциналау үтте: 3 меңнән артык хезмәткәр талпан энцефалитыннан прививка ясаттылар.Җитештерү объектларында ихтимал булган авария нәтиҗәләрен локальләштерүгә әзерлек тәэмин итүгә һәм һәлатләрне кисәтүгә юнәлтелгән меңнән артык уку күнекмәләре үткәрелде.–  Күнекмәләрдә магистраль торбаүткәргечләрнең линия өлеше объектларын, технологик, электр җиһазларын, автоматлаштыру системаларын эксплуатацияләү бүлекләре һәм хезмәтләре җәлеп ителгән, махсус техника кулланыла. Күнекмә дәресләренең нәтиҗәләре хезмәткәрләрнең җиһазлар ватылу  очракларын бетерүгә әзерлеген, норматив документларны белүен, хезмәтне саклау, сәнәгать, янгын һәм экология хәвефсезлеге куркынычсызлык таләпләрен үтәвен раслады, – дип билгеләп үтте «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыяте баш инженеры Данир Әхмәров.Хезмәтне саклау буенча чараларның төп күләме 2021 елның икенче яртысында тормышка ашырылачак: шәхси саклану чаралары һәм хәвефсезлек билгеләре сатып алу, уку бүлмәләрен җиһазлау, һавага контрольлек җиһазларын сатып алу дәвам итәчәк. Моннан тыш, предприятиедә хезмәтне саклау өлкәсендә ISO 45001:2018 халыкара стандарт таләпләренә туры килүгә тышкы аудитлар һәм башка чаралар узачак.

Автор:Рекламная Служба(RBSMI)
Читайте нас: