Барлык яңалыклар
Новости
2 июль 2021, 14:30

“Болар бик кызыклы!”: “Транснефть – Урал” студентларны үзләренең җитештерү объектлары белән таныштырды

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте Уфа дәүләт нефть техник университетының (УДНТУ) торба үткәргеч транспорты факультеты студентлары өчен “Уфа” кабул итү-тапшыру пункты һәм “Нурлино” линия җитештерү-диспетчерлык станциясендә экскурсия оештырды.
“Уфа” кабул итү-тапшыру пункты – һич арттыруларсыз, уникаль объект: аның аша көнбатыш-себер һәм башкорт нефте Уфаның берьюлы өч нефть эшкәртү заводына китерелә. Ул нефтьнең сыйфаты күрсәткечләрен һәм күләмен үлчәүнең алты системасы белән җиһазландырылган һәм тулысынча автоматлаштырылган.
Укучылар нефтьнең кабул итү-тапшыру пунктыннан нефть эшкәртү заводына кадәр барган маршрутын күзәтте, технологик җиһазның эшчәнлеге белән танышты, предприятиедә кабул ителгән техник карарлар турында белде, пунктның эшчәнлегенә һәм производствода практика үтүгә кагылышлы сорауларга җавап алды.
“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте объектларында булганда студентлар торбаүткәргеч транспорты системасында кулланыла торган җиһазлар һәм технологик процесслар турындагы белемнәрен тирәнәйтәләр, тармак җитәкчеләре һәм белгечләре белән аралашуның кыйммәтле тәҗрибәсен алалар”, – дип билгеләп үтте университетның торбаүткәргеч транспорты факультетының «Транспорт һәм газ белән нефтьне саклау» кафедрасы преподавателе Эмиль Гайсин.
“Нурлино” линия җитештерү-диспетчерлык станциясендәге экскурсия дә эчтәлекле булды: студентлар насос залын һәм Русиянең иң зур нефть үткәргечләренең берсе булган Усть-Балык–Курган–Уфа–Әлмәт нефть үткәргеченең терәк насосын күрде, нефть сыйфатын исәпләү системасы эшчәнлеге турында белде, шулай ук станциянең резервуар паркын карады.
Моңа кадәр “Транснефть – Урал” акционер җәмгыятендә УДНТУның торба үткәргеч транспорты факультетын тәмамлаучыларның диплом проектлары һәм магистратура диссертацияләрен яклау узган иде. Бу чара ел саен уздырыла һәм бу юлы ул 49нчы тапкыр узды. Үз эшләрен алты кеше УДНТУ преподавательләре һәм предприятие белгечләреннән торган Дәүләт имтихан комиссиясенә тапшырды. “Транснефть – Урал” акционер җәмгыятенең генераль директоры Роман Ковалев бу комиссиянең рәисе булып тора. Нәтиҗәләр әйбәт: биш кеше бишлегә, бер кеше дүртле билгесенә яклады.
Читайте нас: