Барлык яңалыклар
Новости
7 июнь 2021, 12:50

«Транснефть — Урал» акционерлар җәмгыятендә эшче һөнәрләрнең иң яхшы вәкилләрен билгеләделәр

«Транснефть — Урал» җәмгыятендә «Һөнәре буенча иң яхшысы» корпоратив һөнәри осталык конкурсы узды. Предприятие филиалларында сайлап алу турлары вакытында 75 катнашучы лаеклы нәтиҗәләр күрсәткән иде, бу үз чиратында көндәшлекнең югары дәрәҗәсен тәэмин итте.
Конкурс программасына гадәттәгечә практик һәм теоретик биремнәр кертелгән иде. Алар хезмәткәрнең һөнәри эшчәнлек вакытында барлыкка килгән җитештерү бурычларын хәл итүгә әзерлеген, хезмәтне саклау, сәнәгать һәм янгын хәвефсезлеге өлкәсендә белем дәрәҗәсен, беренче ярдәм күрсәтә белүен бәяләү мөмкинлеге бирә. Иң яхшылар исеме өчен тармакның төп һөнәр ияләре: трубопровод эшчеләре һәм нефть продуктлары эшкәртү станцияләре операторлары, эретеп ябыштыручылар һәм электромонтерлар, технологик җайланмаларны ремонтлау буенча слесарьлар, КИПиА электромеханиклары, товар операторлары һәм химик анализ лаборантлары (нефть һәм аның продуктлары буенча), экскаваторчылар һәм йөк автомобильләре йөртүчеләре, шулай ук сак хезмәткәрләре көрәште. Конкурс барышында коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау буенча барлык чаралар да үтәлде.
Бәйге предприятиенең ике филиалы — Черкасск нефтьүткәргеч идарәсе һәм магистраль нефтьүткәргечләрдәге аварияләрне кисәтү һәм бетерү буенча махсуслаштырылган идарәнең җитештерү объектларында үткәрелде.
Җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасында 2019 елда нигез салынган күркәм гадәт дәвам иттерелде. Ягъни, иң яхшы нәтиҗәләр күрсәткән филиал махсус күчмә кубок белән билгеләнде. Быел мәртәбәле бүләккә Чиләбенең нефтьүткәргеч идарәсе лаек булды, аның хезмәткәрләре биш номинациядә югары күрсәткечләргә иреште.
2001 елдан бирле ел саен үткәрелүче конкурс (коронавирус таралуга бәйле чикләүләр аркасында 2020 ел гына искәрмә булды) тәҗрибә уртаклашуга һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрүгә ярдәм итүне күзаллый. Катнашучылар составы даими яңартыла, әмма узган елларда бүләкләнүчеләр дә бәйгедә актив катнаша.
Җиңүчеләр «Транснефть» компаниясенең август аенда Төмән шәһәрендә «Транснефть – Сибирь» җәмгыяте нигезендә узачак «Һөнәре буенча иң яхшысы» исеменә һөнәри осталык конкурсы финалында көч сынаячак.
Читайте нас: