Барлык яңалыклар
Новости
28 Май 2021, 11:00

Башкортстан Республикасында “Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте балалар һәм үсмерләр клубына хәйрия ярдәме күрсәтте

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте Башкортостан Республикасының Калтасы районындагы «Центр» балалар һәм яшүсмерләр клубына җиһазлар сатып алуда хәйрия ярдәме күрсәтте.
Предприятие бүлеп биргән акчага клуб өчен ноутбук, күпфункцияле җайланма, акустик системалар комплекты, шкафлар, өстәлләр, стеллажлар һәм урындыклар сатып алынган. Алынган әйберләр клубка төрле чаралар үткәрергә һәм мультимедиа материалларын кулланып тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр оештырырга, уку һәм көндәлек эшчәнлек өчен уңайлы шартлар булдырырга мөмкинлек бирәчәк.
Соңгы берничә елда “Транснефть – Урал” акционер җәмгыяте Калтасы районының социаль һәм мәгариф учреждениеләренә даими ярдәм итте. Күтәрәм авылының урта мәктәбендә “Транснефть” компаниясенең мәктәптә белем бирүгә юнәлтелгән корпоратив программасы чикләрендә, физика, химия, математика һәм информатика кабинетлары төзекләндерелде һәм мебель, яңа лаборатор җиһазлар сатып алынды. 2020 елда авыл сәнгать мәктәбенә музыка кораллары комплекты алынды.
Белешмә:
“Центр” клубы 1993 елда балалар һәм үсмерләрнең ял вакытын оештыру өчен, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калганнар һәм профилактик исәптә торучы балалар өчен дә, булдырылган.
Клуб оештырган мәдәни-массакүләм, профилактик, патриотик һәм иҗтимагый чараларда Калтасы авылында һәм якын-тирә торак пунктларда яшәүче 4 меңнән артык бала һәм яшүсмер катнаша.
Клуб иҗтимагый волонтерлык хәрәкәтен оештыруда, «ЮНАРМИЯ» бөтенрусия балалар-яшүсмерләр хәрби-патриотик иҗтимагый хәрәкәте чараларында катнаша, класстан тыш белем бирү эшчәнлеге, спорт һәм массакүләм чаралар оештыра.
Читайте нас: