Барлык яңалыклар
Новости
18 Май 2021, 14:00

“Транснефть-Урал” акционер җәмгыяте катерлары һәм кече суднолары навигация чорына әзер

“Транснефть – Урал” акционер җәмгыятендә навигация чорына катерлар һәм кече судноларны әзерләү төгәлләнде. Йөзү чараларын эксплуатацияләүне җәмгыятьнең филиалы – аварияләрне кисәтү һәм бетерү буенча махсуслаштырылган идарә башкара.
Йөзү чараларын куллану нефть үткәрүчеләргә киң спектрлы эш башкару мөмкинлеге бирә: нефтьне су өслегеннән җыеп алу, киртәләрен буксирлау, йөртү һәм җәелдерү, персонал һәм җиһазлар ташу, водолазлар катнашында 10 метр тирәнлектә эшләр башкару.
Моннан тыш, суднолар магистраль нефть үткәргечләр һәм нефть продуктлары үткәргечләренең су асты кичүләрендә шартлы аварияләрне бетерү буенча укыту-күнекмәләрне һәм команда-штаб өйрәнүләрен үткәргәндә файдаланыла.
Катерлар Башкортстанның иң зур су артерияләре – Агыйдел һәм Уфа елгалары аша магистраль нефть үткәргечләрнең һәм нефть продуктлары үткәргечләренең су асты кичүләрен күзәтү өчен махсус җиһазландырылган пунктларда кизү торалар.
Йөзү чараларына техник карау Русия елга регистры һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе белгечләре тарафыннан уздырылды. Әзерлек вакытында судноларның гомуми системалары (киптерү, янгынга каршы тору, ягулык, вентиляция, һава һәм су җылыту) һәм җайланмалар (якорь-шварт, руль, такелаж), көч җайланмалары тикшерелде.
Коткару чаралары һәм янгын сүндерү чаралары, аптечкалар белән комплектланганлыгы расланган, персоналга медицина тикшерүе үткәрелгән.
Читайте нас: