Новости
3 Июня 2018, 12:14

Эльвира Аеткулова: Башкортстан халкы алдан тавыш бирүгә җаваплы мөнәсәбәттә

Бүген БР Дәүләт Җыелышы-Корылтай депутаты, “Кече Ватан мәдәнияте” төбәк координаторы Эльвира Аеткулова Учалы районында алдан тавыш бирүдә катнашты. Аның сүзләре буенча, халык исәп участокларына актив килә.

“Алдан тавыш бирү оешкан төстә бара, халык актив катнаша. Төп сайлаулар белән чагыштырганда исәп участоклары азрак булуга карамастан, халык күршеләре белән бергә дә җыелып килә. Биредә яшәүчеләр алдан тавыш бирүгә җаваплы карый, исәп участокларына бәйрәмгә барган кебек киләләр”, - дип тәэссоратлары белән уртаклашты Эльвира Аеткулова.
Бүген сәгать 20.00гә кадәр 662 исәп участогы эшли.
Читайте нас