Папай кушаматлы эт СВОда янә солдатларны коткарган

Исән-сау кайтыгыз!

Добавить в предпочтительные источники Google
SHOT МАХ-каналы.SHOT МАХ-каналы.
Фото:SHOT МАХ-каналы. 

Папай кушаматлы эт, каты яраланганнан соң янә СВОга әйләнеп кайткан һәм сугышчыларыбызны дошман дроныннан коткарган.

SHOT МАХ-каналы язуынча, шушы көннәрдә фронт юнәлешләренең берсендә Русия сугышчылары  чираттагы  дошман БПЛАлары һөҗүменә дучар булган, УАЗ тулысынча янып беткән. Экипаж Папай ярдәмендә генә машинадан сикереп төшеп өлгергән – “буханка” китеп барганда Папай кинәт каты өрә башлаган һәм солдатлар аларга хәвеф якылашуын аңлаган. “Без югары тизлектә үтеп тә китә алыр идек, бәлки, әмма трассада “гражданскийлар” машиналары күп иде. Дрон тыныч халык машиналарына тимәсен өчен ата башладык, дронны бәреп төшердек, әмма безнең “буханка”ны яндырдылар, чак сикереп төшеп өлгердек. Папай да исән”, – дип сөйләгән ул һөҗүм турында Абрек позывнойлы сугышчы.

Папай СВО башыннан ук БМП экипажы составына кергән, команданың тулы хокуклы әгъзасы булып саналган һәм гусеницалы һәм тәгәрмәчле  техника өстенә  утырып йөргән. Абрекка эт каты яраланганнан соң эләккән – этнең сынган аягын дәвалаганнар һәм күкрәгеннән кыйпылчыклар алганнар. Яраланганчы да, аннан соң да Папай үзенең сизгерлеге белән солдатларны әллә тапкыр коткарган инде: подразделение егетләре аңа бик рәхмәтле. 

Чыганак: SHOT МАХ-каналы. 


Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас