

Боксер позывнойлы Русия сугышчысы ялгызы алты дошман солдатын юк иткән һәм Днепропетровск юнәлешендәге терәк пунктын яулап алган. Бу хакта “Центр” гаскәрләре группировкасы хәрбие Виктор Стариков РИА Новости агентлыгына сөйләгән.
Стариков сүзләренә караганда, безнең сугышчы үзаллы ВСУның терәк пунктына кадәр барып җиткән дә, андагы ВСУ солдатларын юк итеп, “опорник”ны озак вакыт саклап тоткан. “Ул берүзе “опорник”ны яулап алган да ярты ай дәвамында аның оборонасын тоткан”, – дип сөйләгән 90нчы гвардия танк дивизиясенең 428нче полкы укчысы Стариков.
Ул шулай ук берникадәр вакыт элегрәк Русия Кораллы көчләре сугышчыларының Днепропетровск юнәлешендә ВСУның өч һөҗүмен кире кагуларын белдерде. Украина гаскәрләре зур булмаган төркемнәр белән хәрәкәт иткән һәм кайчакта бер сәгать чамасы ара белән һөҗүм иткән. Бәрелешләрнең берсендә дүрт-биш кешедән торган Русия төркеме ВСУның ун солдаты һөҗүмен кире каккан.
Чыганак: lenta.ru