

Волгоградта фронттан кайткан 60 яшьлек СВО катнашучысы үзен җирләүләрен белгән. Бу хакта сугышчы һәм аның туганнарына сылтанып, V1.ru порталы язган.
Владимир Оборона министрлыгы белән контрактка 2023 елда кул куйган. Ир-атның олы кызы сүзләренә караганда, әтисе элемтәгә сирәк чыккан һәм соңгы тапкыр гаиләсе белән 2024 елның май аенда аралашкан. 2025 елның февралендә хәрбинең кызына шалтыратканнар һәм әтисенең хәбәрсез югалуын әйткәннәр. Ярты елдан соң аның үлеме турында хәбәр килгән.
“Барлык документлары, үлем турында белешмә, таныклыклар белән командованиедән дошман уты астында калу сәбәпле сугышчының гәүдәсен эвакуацияләү мөмкин түгел дигән белешмә дә бар иде”, – дип сөйләгән сугышчының кызы.
Әмма көтмәгәндә Владимир Раштуа бәйрәменә исән-сау кайтып төшкән. Туганнарына ул 2,5 ел эчендә тәүге тапкыр отпуск бирүләрен аңлаткан. Шул вакыт эчендә ул частьта булган һәм хәрби бурычларын үтәгән.
Владимир журналистларга сөйләвенчә, туганнарына аның үлеме турында хәбәр итүне ул күз алдына да китермәгән.
“Быел 5нче гыйнвардан мине ике атналык отпускка җибәрделәр, бу вакытка юл да керә. Кайтсам, мине җирләгәннәр икән инде. <...>Анда гел алгы сызыкта идем, сугышчан шартларда безгә телефоннар белән куллану тыела. Мин элемтәгә чыгарга бик тырышмадым да, чөнки кешене күреп сөйләшү миңа ныграк ошый. Көннән-көн арткан мошенниклык очракларын исәпкә дә алсаң...” – ди СВОдан кайткан Владимир.
Сугышчы сүзләренә караганда, отпусктан соң ул СВОга кайтырга ниятләгән, әмма документларда теркәлгән үлеме аркасында ул моны эшли алмый.
Чыганак: lenta.ru