Махсус хәрби операция
10 Сентября , 05:36

Дәүләт бүләге алган СВО катнашучысының паспорты юк...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

СВО катнашучысы Русия паспортын алганда  проблемаларга дучар булган.

42 яшьлек Сергей Латыйпов Таҗикстанда туган. 2008 елда ул Ырынбурга акча эшләргә дип килгән, әмма Таҗикстан паспортын югалткан һәм документын тергезә алмаган. Таҗикстанның генераль консуллыгында ул шәхесне ачыклау процедурасын узган һәм гражданлыкны югалту турында белешмә алган.

Русиядә ир-ат үзенең булачак хатынын очраткан. Рәсми никахсыз яшәгән ир белән хатынның ике баласы туган. 2024 елда Латыйпов  гранатометчы булып СВОга киткән. Анда ике тапкыр яраланган һәм дәүләт бүләгенә лаек булган. Фронтта чакта Латыйпов хатыны үлгән. Ә улларының хатынына яздырылуы сәбәпле аларны балалар йортына җибәргәннәр.

Бары тик бер елдан соң гына ул кайтып, суд аша ата булуын билгеләп, балаларына вакытлыча опека рәсмиләштерә алган. Ул, балалар яңадан балалар йортына эләкмәсен өчен, аңа вакытлыча гына булса да шәхес таныклыгы рәсмиләштерүне сорый. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас