СВО зонасында эт солдатны җимерекләр астыннан алып чыккан

Дөньяларның тынычлануын көтәбез...

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Ишелгән иске йорт җимерекләре астыннан Русия сугышчысын сөйрәп чыгарган маэмай аның гомерен коткарган. Бу вакыйга турында “Ахмат” спецназы белән эшләүче волонтер Инна Шкрибец сөйләгән.

“Горыныч” позывнойлы солдат сүзләренә караганда, дошман ракетасы төшкәннән соң, ул түбәсе ишелеп төшкән йорт җимерекләре астында калган. Караңгыда ул бик озак яткан, коткаруга өметләнмәгән дә. Тик кайсыдыр бер мизгелдә ул колагына кагылуны тойган.  Русия солдатлары моңа кадәр ашаткалап йөргән Ушко кушаматлы эт сугышчыга ярдәмгә килгән. “Кайдан мине эзләп тапкандыр, белмим, әмма эт, арттан шуышып кереп, каешымнан эләктереп, көчекне сөйрәгән сыман мине чыгара башлады. Мин әле аңыма киләм, әле һушымны югалтам, маэмай исә улый, курткамны ерта, җимерекләрне кимерә. Һәм ышанмассың да – мине сөйрәп чыгарды”, – дип исенә төшерә ул вакытны “Горыныч”.

Горыныч бары тик Ушко ярдәме белән генә котылу юлын табуын әйтә. Юлда маэмай туктап, кеше аны кайчан куып җитәр икән дип, түземле генә көтеп торган. “Ул әйтерсең лә: “Син нәрсә, бирешмә, без бит юкка гына синең белән дус булмадык!” – дия иде. Шул вакыттан алып мин этләргә ышанам”, – дип сөйләгән “Горыныч”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас