ВСУның "Фламинго" канатлы ракетасын пулеметтан бәреп төшергәннәр

Безнекеләр булдыра!

SHOT MAX-каналы видеосыннан скриншот.SHOT MAX-каналы видеосыннан скриншот.
Фото:SHOT MAX-каналы видеосыннан скриншот.

Курск өлкәсендә Украинаның еракка очучы  FP-5 “Фламинго” канатлы ракетасын Курск өлкәсендә “БАРС-Курск” бригадасының мобиль ут төркеме доброволецлары пулеметтан бәреп төшергән. Бу хакта бүген, 23 августта, төбәк губернаторы Александр Хинштейн үзенең Telegram-каналында язып чыкты.

“Төнге сәгать өч, сугышчылар кизү тора һәм сигнал: төбәк ягына дошман ракеталары оча. Санаулы минутлар үтүгә “БАРС-Курск”ның мобиль ут төркеме гаять зур максатны күрә:  50 метр чамасы биеклектә сәгатенә 500 км.га кадәр тизлектә FP‑5 “Фламинго” ракетасы  оча.  Безнең доброволецлар снайпер төгәллеге белән бер секунд  та тоткарланмыйча ракетага ут ачкан”, –  дип язган төбәк башлыгы.

Пулемет уты белән бәреп төшерелгән ракета, беркемгә дә зыян салмыйча, урман массивында төшеп шартлаган. Табылган очу контроллеры ракетаның Сумы өлкәсеннән очырылуын һәм Тула өлкәсендәге стратегик объектка табан юнәлүен раслаган, дип өстәгән Хинштейн.

"Һичшиксез "БАРС-Курск"тагы сугышчыларыбызны бүләкләргә тәкъдим итәчәкбез. Сүз уңаеннан, кичә "Бердәм Русия" съездында бу очрак турында  коллегам – Тула өлкәсе губернаторы Дмитрий Миляевка сөйләдем. Ул безнең "барсларга" барлык туляклар исеменнән рәхмәт белдерде”, – дип язган Курск губернаторы. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас