СВОдан кайтып, этен тапмагач, судка барган

СВО зонасыннан кайткан якташыбыз,  амстафф токымыннан яраткан этен күрмәгәч, судка мөрәҗәгать иткән. Бу хакта Baza Телеграм-каналы язып чыккан.

Канал мәгълүматы буенча, 2025 елда ир-ат үз теләге белән СВО зонасына киткән. Ул юкта әнисе белән хатынына гаиләне үзләренә генә тарту авыр була, шуңа Киллер кушаматлы көчекне хатынның туганы карап торыр дигән карарга киләләр. Маэмайны кайтарыр вакыт җиткәч, туган тиешле хатын баш тарткан.

Ул янәсе маэмайны аңа бүләк иткәннәр, дигән. Моның киресен дәлилләп булмаган, чөнки маэмайны карап тору мәсьәләсен телефон аша хәл иткән булганнар. СВО катнашучысының адвокаты Станислав Куликов маэмайны суд аша кайтаруга ирешкән. Моның өчен ул заводчикны (Заводчик – нәселле хайваннарны (ешрак эт яки мәчеләрне)профессиональ үрчетү белән шөгыльләнүче белгеч яки хайваннар хуҗасы. – Авт.) җәлеп иткән. Заводчик маэмайның сатып алуын раслаган. Суд туган тиешле хатыннан маэмайны хуҗаларына кайтарттырган.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас