"Пульсы юк иде..."

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

 “Ахмат” спецназының Бисмарк позывнойлы сугышчысы пульсы сизелмәгән хезмәттәшен үлем тырнагыннан йолып алган. Аның тарихын RT язып чыкты.  

“Солдатның пульсы сизелмәгән очрак булды. Корсак тиресенә  ике ампула адреналин кададым да ул һушына килгәндәй булды. Әлбәттә, бу йөрәккә зур йөкләнеш инде, әмма мин аны госпитальгә кадәр илттем. Анда аппаратларга тоташтыргач, егет исән калды”, – дип исенә төшерә Бисмарк.

Бисмарк сүзләренә караганда, аңа шулай ук берничә тапкыр Русия сугышчыларының кулларын, аякларын ампутацияләргә туры килгән. Көненә ул 50гә кадәр капельница куя, кан югалтуны башкача туктатып булмаган катлаулы очракларда ампутацияләрне яу кырында ук үткәрә.

“Аякны инде коткарып булмаган очраклар була, ул чакта: “Братан, аякны ампутацияләргә кирәк”, – дияргә туры килә. Ул тәүдә ризалашмый, соңынан инде моны кабул итә һәм: “Ярар”, – дип җаваплый”.

Бисмарк яу кырында аяксыз сугышчыга тап булган очрак турында сөйләгән. “Ул тыныч кына “агып” ята иде. Яхшы басымлы бәйләвеч бәйләдем, капельница куйдым. Егет исән калды”, – дип исенә төшергән ул. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас