

Якутиядән Украинада барган СВО сугышчысы соңгы патронын кулланган һәм берничә кешенең – үзенеке һәм тагын ике хезмәттәшенең –гомерен саклап калган. Аның тарихын RT бастыра.
Басма мәгълүматы буенча, 2026 елның язында Запорожьеда Чир позывнойлы сугышчы машинада китеп барганда мина шартлавы сәбәпле яраланган. Иптәшләре ярдәменнән баш тарткан: кеше гомерләрен куркыныч астына куярга теләмичә, ул үзе эвакуацияләнергә булган. Юлда патроннары беткән ике хезмәттәшен очраткан. Чирның үзенең дә соңгы патроны калган булган. Солдатларның башлары очында Украина беспилотнигы күренгәч, Чир бер атуда дронны юк иткән.
Чир иптәшләрен беренче тапкыр гына коткармый инде. Аның сүзләренчә, Соледар янындагы боҗраны өзү буенча операция вакытында (анда безнең күрше подразделениеләр эләккән булган) Чир төркеме камалышны өзгән һәм солдатларны бер югалтусыз чыгарган. Үзенең исә шул вакытта аягы авыр җәрәхәтләнгән.
Чир 2022 елдан бирле СВОда хезмәт итә. Әлеге вакытта аның улы да – фронтта.
Чыганак: lenta.ru