

Башкортстанда СВО катнашучыларына һәм аларның гаилә әгъзаларына комплекслы ярдәм күрсәтү өчен эшләнгән “Ветеран 02” мобиль кушымтасы рәсми рәвештә эшләтеп җибәрелде. Яңа цифрлы сервис эше турында республиканың СВО ветераннары ассоциациясе рәисе Оскар Ситдыйков сөйләде.
Оскар Ситдыйков сүзләренчә, платформаны эшләтеп җибәрү ассоциация алып барган озак һәм системалы эшнең логик тәмамлануы булды. Оешма башлыгы ассызыклаганча, кушымта “тагын бер кушымта” буларак түгел, ә ветераннар кайтканнан соң очраша торган төп проблеманы ябарга тиешле гамәли корал буларак төзелгән.
“Безнең төп бәла ветераннарның тыныч тормышка кайткач гамәлдәге ярдәм чаралары турында мәгълүматның аз булуында иде, шуңа күрә алар төрле ведомстволарда белешмәләр җыеп, инстанцияләр буйлап йөрергә мәҗбүр иде. Кушымта бу проблеманы чын „бердәм тәрәзә " булып хәл итә”, – дип аңлатты Оскар Ситдыйков.
Кушымтада СВО ветераннары һәм аларның гаилә әгъзалары ассоциациягә керә, актуаль яңалыклар белә, мөрәҗәгатьләр җибәрә, медицина, психологик һәм юридик ярдәм ала, шулай ук вакансияләр, чаралар анонслары белән таныша һәм эчке бергәлектә аралаша ала. Платформа ветераннар, ассоциация, власть органнары, муниципалитетлар, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды һәм эш бирүчеләр арасында хезмәттәшлекнең бердәм тәрәзәсе булып тора.
“Практикада бу нәрсә бирә? Уңайлылык. Бар да бер урында: хәбәрләр, мөрәҗәгатьләр тапшыру, эш эзләү, юридик һәм психологик ярдәм. Тизлек. Бюрократик мәсьәләләрне хәл итү шактый тизләшә. Бергәлек тә мөһим. Эчке мессенджер һәм чатлар – ветераннар өчен аралашу, иптәшеңнең ышанычлы иңен тою һәм элемтәне югалтмау мөмкинлеге”, – дип сөйләде ассоциация рәисе.
Башкортстан ярдәмнең мондый цифрлы моделен керткән Русиянең беренче төбәге булды. Оскар Ситдыйков тупланган тәҗрибәнең илнең башка төбәкләрендә дә кулланылачагына ышаныч белдерде.
“Шуны да ассызыклау мөһим: Башкортстан шундый модель керткән тәүге төбәк булды. Без бар илгә стандарт бирәбез. Бу тәҗрибә федераль цифрлы челтәр нигезенә ятар дип ышанабыз. Һәм бу безнең эшебезне тану һәм бөтен Русия өчен зур адым булачак”, – дип сүзен тәмамлады Оскар Ситдыйков.
Чыганак: bashinform.ru