Шартлауны ишеткән эт солдатларны коткарган

1 км ераклыктан шартлаулар тавышларын ишетергә сәләтле Баста кушаматлы эт Украинада барган СВО зонасында Русия солдатлары төркемнәрен коткарган. Бу хакта Морген позывнойлы укчы сөйләгән. Аның тарихы Оборона министрлыгының рәсми Телеграм-каналында бастырылган.

Сугышчы сүзләренчә, маэмай гел штурм төркеменә ияреп йөри һәм әллә ничә тапкыр инде аларның гомерләрен коткарган. Морген аңлатуынча, кеше хәвеф тавышларын 200 метр кала ишетсә, Баста миномет эшен яисә шартлауны километр ераклыгыннан ишетә.

“Өрә яисә дулкынлана башласа, димәк, ул ниндидер тавыш ишеткән. Һәм без басу уртасында үзебезгә яшеренер урын эзлибез, куаклармы шунда, яисә якындагы берәр посадкамы. Тавышларны км ераклыгында ишетүе исәбенә безнең качарга вакытыбыз бар. Баста ярдәмендә аның хуҗасы Батырлык орденына лаек булды. Шуңа бу орден аныкы да дигән сүз инде”, – дип сөйләгән Морген.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас