Хатынының бүләге “Фара”ның гомерен коткарган

Дөньялар тынычлануын түземсезлек белән көтәбез. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Север гаскәрләре группировкасының 11нче армия корпусында хезмәт итүче “Фара” позывнойлы санинструктор, Украина FPV-дроны тигәч,  хатыны бүләк иткән рюкзак ярдәмендә исән калган.  

“Хатыным 120 литрлы рюкзак җибәргән. Би-ик зур, эче тулы кирәк-яраклар, өйдән бүләкләр дә салып җибәргән. Ярый әле үзвакытында хатыныма, ул рюкзакны тутырганда, әйберләрне горизонталь түгел, вертикаль салырга кушканмын”, – дип сөйләгән “Фара”.

Хәрби сүзләренә караганда,  рюкзак  тулысынча аның аркасын һәм башын каплган. Яу кырында бер ноктадан икенче ноктага күченгәндә  бер мизгелдә “Фара”га  әйтерсең лә тибеп җибәргәннәр. Баксаң, ул FPV-дроны һөҗүменә эләккән, ә аркасына асылган рюкзак көчле бәрелүне үзенә кабул иткән. Нәтиҗәдә санинструктор исән калган, ул бераз контузияләнгән генә. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас