Тыныч тормышны идеаллаштырырга кирәкми

Арсен Мортазин.  "Честно говоря" тапшыруы.Арсен Мортазин.  "Честно говоря" тапшыруы.
Фото:Арсен Мортазин. / "Честно говоря" тапшыруы.

Махсус операциядә катнашучыларның тыныч тормышка кайтуы алар фронтта күз алдына китергәнчә генә бармый. Хәрбиләрнең кайсыберләрендә чамадан тыш зур өметләр туа, шуңа күрә аларга вакытында ярдәм итү аеруча мөһим.

Бу хакта БСТ телеканалында “Честно говоря” тапшыруында Башкортстанның СВО ветераннары ассоциациясе рәисе, республика Башлыгы ярдәмчесе Оскар Ситдыйков сөйләде.

“Күп сугышчылар телевизор экраннарыннан күрсәтелгәнне үзләренчә кабул итә. Кайсыберәүләр  фронттан кайту белән алар алдында кызыл келәм белән ак җәймә җәелә һәм барлык сораулар үзеннән-үзе хәл ителер дип уйлый”, – диде Оскар Ситдыйков.

Ул гамәлдәге федераль һәм төбәк ярдәм чараларының мөмкинлекләр генә  булуын, аларны куллана да белергә кирәклеген белдерде.

“Сугышчының  үз эшен ачарга яисә укуын дәвам итәргә теләге бар икән, ул, әлбәттә, мөмкинлекләрдән кулланачак. Әмма шулай да күпләр зур иллюзияләргә ия. Ә инде көткәннәр чынбарлык белән капма-каршы очрашуны кайчагында күпләр авыр кичерә”, – диде БР Башлыгы ярдәмчесе.

Оскар Ситдыйков сүзләренә караганда, нәкъ шундый моментларда сугышчы янәшәсендә “гражданка”дагы тормышка яраклашырга ярдәм итәрдәй кешеләр булу мөһим.  

“Безнең төп максат – җәмгыятькә үпкә сакламасын өчен сугышчыга вакытында ярдәм итү. Без даими рәвештә шундый профилактик эшне алып барабыз, “дус, тукта, монда бар да син уйлаганча түгел” дип аңлатырга тырышабыз”, – дип ассызыклады Башкортстанның СВО ветераннары ассоциациясе рәисе. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас