

Волгоградта СВО сугышчысының туган апасы аның әнисе үлгәч кенә дәүләт түләүләрен алуга ирешкән. Бу хакта өлкә судында хәбәр иткәннәр.
Солдатның әнисе 2025 елда үлгән. Эш материалларыннан күренүенчә, ул 12 ел дәвамында улын тәрбияләү белән шөгыльләнәмәгән, аның язмышы белән кызыксынмаган, матди ярдәм дә күрсәтмәгән. 2011 елда хәсрәт-ана улы белән мөнәсәбәтләрен җайларга тырышкан – 2 ай чамасы вакыт дәвамында аны тәрбияләгән, ләкин көннәрдән-беркөнне аны ташлап киткән.
Мәрхүм сугышчының әтисе дә юк. 1999 елда ата кеше аңардан рәсми баш тарту кәгазенә кул куйган һәм 2 яшьлек баласының тормышыннан югалган. 18 яшенә кадәр булачак солдат үзенең опекуны булган апасы тәрбиясендә яшәгән. Әмма 2023 елда хатын-кыз туганының фронттан кайтмаячагы турында хәбәр алгач, аңа түләүләр алу хокукын судта якларга туры килгән. Шул ук вакытта сугышчының бер абыйсы судны бу вакыт эчендә аны үз әнисе тәрбияләгән дип ышандырырга тырышып караган.
Суд барлык дәлилләрне исәпкә алган һәм мәрхүм солдатның туган апасы ягына баскан. Чиновникларны аңа социаль ярдәм чаралары, компенсацияләр һәм башка түләүләр алу хокукын бирергә мәҗбүр иткәннәр.
Чыганак: lenta.ru