Кайсы СВО катнашучылары җир алырга хокуклы?

Валерий Шахов.Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

СВОда катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары бер тапкыр җир участогын милеккә түләүсез алу хокукына ия. Ярдәм чаралары турында республиканың Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында хәбәр иттеләр.

Җир кишәрлеген хәрби хезмәткәрләр, ирекле формированиедә хезмәт итү өчен контракт төзегән кешеләр, шулай ук росгвардиячеләр бушлай алырга мөмкин. Җир бер тапкыр һәм бары тик торак йорт төзү өчен генә бирелә.

Исәпкә прописка урыны буенча басарга мөмкин, ә әгәр сугышчы Уфада яши икән, БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгында. Гаризаны ведомствода, дәүләт хезмәтләре порталында, муниципалитет хакимиятенә МФЦ аша бирергә мөмкин. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас