“Без сезнең белән ахыргача ут астында торачакбыз...”

Русия Президенты Владимир Путин  Курск өлкәсеннән ашыгыч ярдәм фельдшеры Юлия Шабалина белән оочрашкан.  Атышлар астында ахыргача торырга әзербез дигән сүзләреннән соң Путин медикны кочаклап алган.  Аларның очрашу кадрларын “Вы слушали” Телеграм-каналы бастырган.

Әңгәмә Гомумрусия халык фронтының “Барысы да җиңү өчен” махсус номинациясе лауреатларын бүләкләү тантанасында узды. Медик Президентка чик буе районнарында ашыгыч ярдәм бригадалары эше, шулай ук ашыгыч ярдәм машиналарын махсус коткару юрганнары белән җиһазлау кирәклеге турында сөйләде.

“Без сезнең белән ахыргача ут астында торачакбыз”, – диде Шабалина. Бу сүзләрдән соң Владимир Путин фельдшерны кочаклап алды, батырлыгы һәм фидакарь хезмәте өчен аңа рәхмәт белдерде. Президент катлаулы шартларда кешеләрне коткаруны дәвам иткән медикларның өлешен билгеләп үтте.

Әңгәмә вакытында Шабалина шулай ук чик буенда ашыгыч ярдәм хезмәткәрләренең көндәлек эшләре турында сөйләде. Аның сүзләренчә, табиблар өчен кирәкле җиһазларны һәм саклану чараларын вакытында алу аеруча мөһим, бу җиһазлар медикларга эшләрен хәвефсезрәк башкарырга ярдәм итә.

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас