

Республикада СВО катнашучылары сорауларын хәл итүгә инвидуаль алымнар кертәчәкләр. Махсус операция катнашучылары һәм аларның гаилә әгъзаларына Башкортстанда адреслы ярдәм күрсәтүне оештыру турындагы указга Радий Хәбиров 10 июньдә кул куйды.
Бу документка ярашлы, хәрбиләрне һәм аларның якыннарына адреслы ярдәм күрсәтүне Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы оештырачак һәм координацияләячәк. Хезмәт министрлыгына бу эш белән турыдан-туры шөгыльләнәчәк ведомство буйсынуындагы дәүләт учреждениесен булдыру йөкләтелгән. Яңа структура власть органнары, “Ватанны саклаучылар” дәүләт фонды, күп функцияле үзәкләр, шулай ук СВО сугшчылары турында мәгълүматларны алыр өчен республиканың хәрби комиссариаты һәм башка ведомстволар белән үзара хезмәттәшлек итәчәк. Ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләрнең барысын да бердәм электрон реестрга кертәчәкләр, анда аларның сорауларын карауның статусларын һәм нәтиҗәләрен күзәтеп булачак.
Документка ярашлы, СВО катнашучыларына ярдәм итү мәсьәләләре өстенлекле тәртиптә биш көн дәвамында хәл ителәчәк. Төбәк җитәкчесенең бу хактагы указы БР хокукый мәгълүмат порталында чыкты һәм инде үз көченә керде.
Контрактчыларга түләүләр
Июньдә Башкортстанда хәрби хезмәткәрләр өчен өстәмә ярдәм чараларының гамәлдә булуын озайттылар. Радий Хәбиров указына ярашлы, Русия Оборона министрлыгы белән СВО зонасында хезмәт итәр өчен контракт төзегән республика халкына бер тапкыр бирелә торган түләүләрнең гамәлдә булу вакыты 2026 елның 31нче июленә кадәр озайтылды. Андый сугышчылар өчен түләү күләме 1 млн сум тәшкил итә.
БПЛАдан саклаучыларны кайгыртып
Башкортстанда “БАРС” (“Боевой армейский резерв страны”) Оборона министрлыгы территориаль бүлекчәсенә кергәннәргә һәм инфрастурктура объектларын һава һөҗүмнәреннән, шул исәптән БПЛАдан да саклауда катнашучыларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында закон кабул иттеләр. Республика Башлыгы имзалаган закон “БАРС” махсус отряды сугышчыларына дәүләт ярдәме күрсәтү белән бәйле мөнәсәбәтләрне җайга сала, аларның хокукый статусын билгели. Дәүләт ярдәме чараларының төгәл исемлеге БР Башлыгы указы белән билгеләнә. Законда әйтелүенчә, республика инфраструктура объектларын саклау буенча бурычларны үтәгәндә хәрби хезмәткәр һәлак булган очракта, аның гаилә әгъзаларына бер тапкыр бирелә торган матди ярдәм күрсәтеләчәк.
Түләү күләмен республика хөкүмәте билгеләячәк. Яңа закон үз көченә керде инде.
29 июньдә хөкүмәт киңәшмәсендә Радий Хәбиров республикада формалашкан “БАРС” махсус отряды Уфа сәнәгать зонасына беспилотникларның массакүләм һөҗүмен кире кагып, беренче алышны кабул итте һәм “БАРСчылар”ны дәүләт бүләкләренә тәкъдим итүне сорады.
Онытмасыннар өчен
Башкортстанда СВО вакытында республика халкының хәрби һәм хезмәт батырлыклары истәлеген мәңгеләштерәчәкләр. Моның белән БР Башлыгы каршындагы махсус комиссия шөгыльләнәчәк. Аны булдыру турындагы указга төбәк җитәкчесе быел февральдә үк кул куйган иде. 2026 елның 2 июнендәге яңа указ белән Радий Хәбиров бу комиссия турында нигезләмәне раслады. Анда комиссия Башкортстаннан махсус операция катнашучыларының батырлыгы һәм каһарманлыгы, шулай ук СВОга ярдәм иткән гражданнар һәм оешмалар турында хәтерне саклау максатыннан оештырылган даими эшләүче киңәшмә органы булып тора диелә.
Комиссия СВО вакытында халкыбызның хәрби һәм хезмәт батырлыклары истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар планын эшләячәк һәм аның үтәлешен контрольдә тотачак, шулай ук ведомствоара хезмәттәшлекне тәэмин итәчәк, аерым очракларда экспертлар җәлеп итәчәк.
Чыганак: bashinform.ru