Каты яраланган СВО сугышчысы 62 көн дәвамында позицияне саклаган

Каһарманлыгыгыз алдында баш иябез!

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Чиләбедән Жаппас позывнойлы Русия штурмчысы, каты яралангач һәм барлык иптәшләрен югалткач, 62 көн дәвамында ялгызы Константиновка юнәлешендә безнең үтә мөһим позицияне саклап торган. Сугышчы RT басмасына сөйләвенчә, алгы сызыкта ялгызы булганда ул 37 килограммга ябыккан, СВО вакытындагы бу задание аның өчен иң катлаулысы булган.

“Тиешле урынга барып җиткәч, безгә  бертуктаусыз дошман дроннары һөҗүм итте. Иптәшләрем һәлак булды, минем кул-аякларым, күкрәгем кыйпылчыклы яраланды, сул аягым, сул кулым һәм уң кул чугым сынган иде. Ләкин мин барыбер һөҗүмнәрне кире кагуны дәвам иттем”, – дип сөйләгән Жаппас.

Солдат сүзләренә караганда, яуланган позициядән эвакуацияләнеп булмаган, чөнки чыгарга тырышкан саен яисә берәр ярдәм китерергә тырышкан очракларда Украина подразделениеләре шунда ук массакүләм ут ачкан. Командование сугышчыга азык-төлек, боеприпаслар һәм даруларны БПЛА ярдәмендә илткән, ә Жаппас исә дошман һөҗүмнәрен кире кагу буенча Русия беспилотниклары бүлекчәләре эшен җайга салырга ярдәм иткән. Июньдә  дошман  5 көн дәвамында позициягә пехота һәм авыр сугышчан дроннар җибәреп, аны уратып алмакчы булган. Берничә һөҗүмне Жаппас шәхсән үзе автоматтан кире каккан, башкаларын – аның координаталары буенча – күреш подразделениеләр бәреп төшерергә булышкан.

“Оптик җепселләр кулларымны кисеп бетерде, ләкин мин барыбер безнекеләргә кадәр барып җиттем. Өйдә әти-әниләр көтә дигән уй миңа ярдәм итте”, – дип исенә төшерә Жаппас. 

Әлеге вакытта Жаппас госпитальдә дәвалана һәм бу заданиены иң авыры дип исенә төшерә, шулкадәр күп дроннарны гомеремдә күргәнем булмады, ди сугышчы.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас