9,8 меңнән артык СВО сугышчысы реабилитация үткән

Башкортстан шифаханәләре - иң яхшылары!

Олег Яровиков.Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

9,8 меңнән артык махсус хәрби операциядә катнашучысы һәм аларның гаилә әгъзалары Башкортстан шифаханәләрендә ярдәм программасы эшли башлаганнан бирле тернәкләндерү узган.

БР Хөкүмәте премьер-министры урынбасары – Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министры Наталья Полянская хәбәр итүенчә, сугышчыларга ярдәм төбәк өчен һичшиксез өстенлекле булып кала.

Программаны гамәлгә ашыра башлаганнан бирле, 2023 елдан мөрәҗәгатьләр санының тотрыклы үсеше күзәтелә. 2023 елда дәвалану курсын 1 787 кеше үткән, 2025 елда дәваланучылар саны 3 825 кешегә җиткән. Барлыгы 10 меңгә якын кеше ярдәм алган, шуларның 1 925е – СВОда катнашучылар, ә 7 875 е-аларның гаилә әгъзалары.

Реабилитация өчен республиканың иң яхшы дәвалау-диагностика базасы булган “Янган-Тау”, “Красноусольск”, “Ассы”, “Танып”, “Якты күл” һ.б. шифаханәләре җәлеп ителгән.

СВО катнашучысы яки аның туганы үзаллы рәвештә учреждениене сайлый һәм исемлек аша юлламаны БР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгы сайтында броньлый ала. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас