Җиде бала әтисен СВОга җибәрүдән баш тартканнар

Ә ул барыбер теләгәненә ирешкән. 

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

Красноярск крае Дудинка шәһәрендә яшәүче Олег Постнов махсус хәрби операция зонасына баруга ирешкән. Бу хакта “Комсомольская правда” язып чыккан.

34 яшьлек ир-ат сөйләвенчә, берничә ел ул үз төбәгендәге хәрби комиссариатны әледән-әле СВОга җибәрү үтенече белән штурмлаган, ләкин аны җибәрүдән баш тартканнар.

Күп балалы әти матрос булып эшләгән. Хатыны белән 7 бала үстерәләр – 4 малай һәм 3 кыз бала. Кечесенә – нибары 10 ай, иң зурысына – 13 яшь.

Постновның ил сагына басу теләге шулкадәр көчле булган, ул фронтка эләгер өчен башка төбәккә мөрәҗәгать иткән. Олег 2025 елның декабрендә Түбәнге Новгородка барып контракт төзегән.

“Анда мине Донецк халык республикасында матди-техник тәэмин итү бригадасына билгеләргә карар кабул иттеләр. Мин водитель булып исәпләнәм, ә үзем элемтә батальонында хезмәт итәм. Ни өчен шулай? Сайлап алган вакытта минем “багаж”ымны, 7 баламны исәпкә алдылар”, – дигән сугышчы. 

Чыганак: lenta.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас