

Махсус хәрби операция зонасында (СВО) Русия Кораллы Көчләре Украина роботлары белән алышкан, ә һавада дроннарның үзара сугышкан. Бу алышларны Русия Оборона министрлыгы тасвирлаган.
Оборона ведомствосында сөйләүләренчә, дошманның пилотсыз очкычларына һөҗүмнәрне “Көнбатыш” гаскәрләре төркеме булган районда Русия дрон-истребительләре башкарган. Анда ВСУның очу аппаратлары үз пехотасына кирәк-ярак китерергә тырышып караган. "Северский Донец елгасының сул ярына сугыш кирәк-яраклары һәм азык-төлек китерергә тырышкан дошманның "Баба-Яга" һәм “Вампир” 20 пилотсыз очу аппараты бәреп төшерелгән", – дип хәбәр иттеләр Оборона министрлыгында.
Моннан тыш, Русия гаскәрләре Украина роботларын юк иткәннәр, алар шул ук функцияләрне үтәгәннәр – запаслар китерү белән шөгыльләнгән. СВО зонасында барлыгы 27 җир өсте робототехника комплексы юк ителгән.
Исән-сау кайтыгыз, егетләр!
Чыганак: lenta.ru