СВО солдаты автоматсыз һәм бронясыз калган командирын ут астыннан алып чыккан

Исән-сау кайтыгыз!

Ренат Таюпов.Ренат Таюпов.
Фото:Ренат Таюпов.

“Красавчик” позывнойлы СВО катнашучысы ВСУ уты астында элемтәсез, автоматсыз һәм бронясыз калган яралы батарея командирын яу кырыннан алып чыккан. Бу хакта “Красная звезда” гәзите язган.

Сугышчы сүзләренчә,  аның эвакуацион төркеменә уңайлы момент туры килүен озак көтәргә туры килгән.  Иртән белән чыгарга  дигән карарга килгәннәр, әмма хәрәкәт итә башлау белән бергә күктә Украина беспилотниклары пәйда булган.

“Тәүге дрон янәшәдә төште, икенчесе машинага тиде. Арытаба җәяү китттек”, – дип исенә төшерә “Красавчик”.

Солдат сөйләвенчә, дошманның бертуктаусыз ут яудыруына карамастан, яраланган командирны таба алганнар. Ул элемтәсез, автоматсыз, бронясыз булган. “Красавчик” яраланган командирын машинага кадәр күтәреп алып барган, аннары аны тылга алып чыгып, ярдәм күрсәткәннәр.

Икенче юлы “Красавчик”ка берьюлы ике солдатны эвакуацияләргә туры килгән. Аларның брсе җитди яраланган булган. Ул вакытта аларга  өч ачыклык урынны кичәргә туры килгән.

“Икенче тәүлектә генә чыгарга булдык. Дошман беспилотниклары күрмәслек итеп барып булмас дип уйладык. Өченче “открытка” (яу кырында ачык җирлек) иң куркынычы иде: үз озын, анда берни үсми иде. Безгә урман полосасындагы егетләр һаваны күзәтү ноктасыннан “килмәгез”, диебрәк кул болгады. Ә без моны киресенчә аңлаганбыз. Һәм йөгердек”, – дип сөйләгән “Красавчик”.

Солдат сүзләренчә, аларны җил коткарган. Нәкъ  искән җил аркасында өч беспилотник аларны “читләтебрәк узган”. “Красавчик” исенә төшерүенчә, ул юлны үткәндә, алар берничә тапкыр якты дөнья белән хушлашып өлгергәннәр. Нәтиҗәдә алар безнекеләр позицияләренә исән-имин барып җиткән, соңрак аларны машинада эвакуацияләгәннәр. 

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас