

Украинада СВО уздыру зонасында өч ай позицияләрне саклаган Монах позывнойлы Русия сугышчысы 40 градуслы эсседә 1,5 литр суны сигез кешегә бүлгән. Аның хакта RT язган.
Хәрби сөйләвенчә, Малая Токмачка янындагы позициягә ул төркеме белән июньдә кергән һәм бары тик сентябрьдә генә чыккан. Өч ай дәвамында алар Русия позицияләреннән аерылган булган.
Ягъни сугшчыларга 40 градуслы эсселәр торганда 8 кешегә 1,5 литр суны бүлеп эчергә туры килгән. Авырлыкларга карамастан, егетләр поизцияне саклап кала алган. Монах – 2022 елның февраленнән бирле СВОда. Әлеге вакытта ул – 42нче гвардия дивизиясенең БПЛА ротасының инженер-шартлаткыч технигы, дроннар җитештерү буенча фронт яны лабораториясе белән җитәкчелек итә һәм тәҗрибәне яңа сугышчыларга тапшыра.
Дөньялар тынычланып, исән-сау кайтуыгызны көтәбез!
Чыганак: lenta.ru