Русия сугышчысы реанимациядәге сөйгәненә тәкъдим ясаган

Русия сугышчысы реанимациядәге сөйгәненә тәкъдим ясаганРусия сугышчысы реанимациядәге сөйгәненә тәкъдим ясаган
Русия сугышчысы реанимациядәге сөйгәненә тәкъдим ясаган

Русия сугышчысы Донецк Халык Республикасының Енакиево шәһәрендә ВСУ дроны һөҗүме нәтиҗәсендә каты яраланган сөйгәненә  реанимациядә тәкъдим ясаган. Беспилотник һөҗүме турында ул хәрби заданиедә булганда белгән. Ул вакыттагы тәүге минутларны солдат болай дип исенә төшерә:

“Телефонга шалтыратулар күп килгән, смс-лар. Мин шунда ук кире шалтыраттым һәм сөйгәнем эшләгән фирма директоры барын да сөйләп бирде”.

Солдат бу хәлдән соң командирына мөрәҗәгать итеп, иртәрәк отпуск бирүне үтенгән. Рөхсәт алгач, Горловкадагы хастаханәгә киткән.

“Башта мине аның янына кертмәделәр, өч сәгать чамасы дәваханә  ишеге төбен сакладым. Шунда инде алар минем беркая китмәячәгемне аңлады. Кәләшемә аның улы белән бар да яхшы икәнлеген әйттем. Мин аның белән элемтәдә, без әйбәт аралашабыз”, – ди солдат.  

Әлеге вакытта яраланган яшь хатынны Ярославль дәваханәсенә күчергәннәр, дип хәбәр итә RT. Һөҗүм вакытында ул гәүдәсе белән улын каплаган һәм аны коткарган, әмма үзе авыр җәрәхәтләр алган, шуңа да  аның гомере бер тәүлектән артык кыл өстендә булган.

Басма язуынча, яшь хатын берничә операция кичергән. Хатынның туган тиешле апасы сөйләвенчә, ул һаман авыр хәлдә. Ярославль өлкәсенә алып кайткан чакта, аның тән температурасы күтәрелгән. Ә улын хастаханәдән чыгарганнар, ул өйдә.

Москва – Симферополь автобусына ВСУ һөҗүме турында 3 июньдә билгеле булды. 12 кеше яраланган, 7 кешене коткарып кала алмаганнар. Югарыда язылган яшь хатын алгы сызыкка сөйгәне янына китеп барган булган.

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас