

Кемеров өлкәсендә яшәүче инвалидлыкка ия хатын улын Украинада махсус хәрби операция уздыру зонасыннан (СВО) кайтаруга ирешкән. Бу хакта Русиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратова үзенең Tелеграм-кналында хәбәр итте.
Омбудсмен мәгълүматлары буенча, ханым - беренче төркем инвалид, һәм медицина экспертизасы нәтиҗәсе буенча аңа даими кайгырту таләп ителә. 2024 елда аның өстендә патронаж билгеләнгән. Хатын-кызны улы карарга тиеш булган, ләкин хезмәте аркасында ул әнисе янында була алмаган.
Лантратова сөйләвенчә, хәрби хезмәткәр гаилә шартлары буенча эштән китү турындагы рапортларны әнисенең сәламәтлеге торышын исәпкә алу үтенече белән тапшырган, әмма алар озак каралмаган, һәм гаилә язма җаваплар алмаган.
"Без РФ Оборона министрлыгының кадрлар Баш идарәсенә сорау юлладык. Килеп туган хәлне тикшерергә һәм чаралар күрүне үтендек. Нәтиҗәдә хәрби округ командованиесе уңай карар кабул итте. Сугышчыны гаилә хәле буенча хәрби хезмәттән азат иттеләр", – дип йомгаклаган сүзен омбудсмен.
Чыганак: lenta.ru