

Дәүләт Думасы беренче укылышта Украинадагы махсус хәрби операция (СВО) сугышчыларының хатыннары һәм тол хатыннары өчен бушлай экстракорпораль аталандыру процедурасы (ЭКО) турындагы закон проектын кабул итте. Бу хакта ТАСС язып чыкты.
Аңлатма язуыннан күренүенчә, ЭКО процедураларын үткәрү өчен ирнең аның биологик материалын үлеменнән соң куллануга нотариаль расланган ризалыгы таләп ителәчәк.
Хәрбиләрнең тол хатыннары өчен шулай ук бер шарт куелган – алар кабат никахлашмаган очракта гына медицина хезмәтеннән файдалана алачак.
ЭКО процедурасы үзе әлеге категория гражданнар өчен бушлай булачак, әмма биоматериалны алу һәм криоконсервацияләү аларның үз акчасына башкарылачак.
Кабул ителгән очракта закон 2026 елның 1 декабреннән үз көченә керәчәк.
Чыганак: lenta.ru