

Еллык түләүле отпускны үзләренә уңайлы вакытта алырга хокуклы затлар даирәсен киңәйтүче федераль закон бүгеннән, ягъни 5 июньнән үз көченә керә.
Бу яңалык I яки II төркем инвалид булган һәм тормыш иптәше булмаган хәрби хезмәткәрләрнең балаларына һәм әти-әниләренә кагыла, диләр Башкортстанның Дәүләт хезмәт инспекциясендә.
Моңа кадәр хәрби хезмәткәр белән бер үк вакытта һәм “чиратсыз” отпуск алырга хатыннары яки ирләре генә хокуклы иде.
“Әгәр хәрби хезмәткәрнең ялы эшләүче туганының ялына караганда озынрак булса, бу вакыт аралыгына хезмәт хакы сакланмый торган көннәр рәсмиләштерергә мөмкин”, – дип аңлата Башкортстандагы Дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Оксана Ванскова.
Әмма “әтнәкәсе” бар: әлеге закон авыр инвалидлык алган хәрбинең ире яки хатыны булмаган очракларга гына кагыла.