

Краснодар краенда яшәүче ир-ат 40 ел дәвамында улын күрмәгән, белмәгән, аны үстерүдә, тәрбияләүдә катнашмаган. Шулай да улы махсус хәрби операция зонасында һәлак булгач, акчалата түләүләр өчен көрәшеп карарга булган. Бу хакта “112” Телеграм-каналы язып чыккан.
Басма мәгълүматы буенча, һәлак булган сугышчының әнисе судка мөрәҗәгать иткән. Ул элекке иренең балачактан ук улын тәрбияләүдә катнашмавын аңлаткан.
Хатын элекке иренең матди яктан гаиләгә берничек тә ярдәм итмәвен белдергән. Гомеренең күп вакытын ир-ат колониядә үткәргән.
Краснодар крае суды ана кеше ягына баскан һәм кинәт пәйда булган атаны СВОдан кайтмаган улы өчен түләүләрдән мәхрүм иткән.
Чыганак: lenta.ru