

Өч үтәли пуля ярасы алган һәм тәнендә 32 кыйпылчык булган СВО сугышчысы Николай Криворучкин, бер атна диярлек кечкенә агач астында ВСУ һөҗүменнән качып ятып, исән калган. Мөмкинлек туу белән (аңа котылырга томан ярдәм иткән) ул биш сәгать дәвамында Клещеевкадагы хезмәттәшләре позицияләренә шуышкан.
Абхаз позывнойлы сугышчы 2024 елда Бахмут юнәлешендә яраланган. Яраларын үзе бәйләгән, кан китүне туктаткан, авыртуны баса торган укол кадаган. Иптәшләре аны дошманның даими уты аркасында эвакуацияли алмаган. Еш аңын югалткан солдат биш көн буена агач астында яшеренеп яткан. Бишенче тәүлектә генә томан төшкәч, эвакуация мөмкинлеге туган. Сынган аягын кысып бәйләп, сугышчы шуыша башлаган. Биш сәгать үтүгә ул хезмәттәшләре янында булган инде.
“Үлемнән курыктым, чөнки аңлый идем: хатыныма һәм балаларыма минсез бик авыр булачак. Аннары улым Лёвага мин аның белән беренче сыйныф линейкасна барам дип вәгъдә биргән идем. Мин улымны ташлап китә алмый идем, минем моңа хокукым юк”, – ди Русия штурмчысы “Абхаз”.
Яраланган солдатны шунда ук госпитальгә алып киткәннәр. Табиблар операция ясаган, әмма барлык кыйпылчыкларны да ала алмаганнар. Операциядән соң күп тә үтми “Абхаз” СВОдагы алышларның берсеннән кече энесенең әйләнеп кайтмавын белгән. Аның әтисе дә – махсус хәрби операция зонасында.
Криворучкин – биш бала әтисе. Ул СВОда беренче көннән үк катнашкан.
Чыганак: lenta.ru