СВОдан балалары янына кайтарганнар

СВОдан балалары янына кайтарганнарСВОдан балалары янына кайтарганнар
СВОдан балалары янына кайтарганнар

Махсус хәрби операция зонасында булган дүрт бала әтисен, хатыны үлгәч, фронттан гаиләсе янына кайтарганнар, дип хәбәр  итте Русиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратова.

“Гаилә авыр хәлдә калган. Әнисен югалткан дүрт оныгына картәниләре ярдәм иткән. Әмма балалар әтиләренең даими хәстәрлеге һәм курчалавына мохтаҗ”, – дигән Лантратова, сугышчыны гаиләсенә кайтара алу мөмкинлекләренә аңлатма биреп.

Омбудсмен сүзләре буенча, Оборона министрлыгында әлеге гаилә хәленә оператив җавап биргәннәр. Ведомство башлыгы Андрей Белоусов боерыгы белән сержант запаска җибәрелгән.  

Чыганак: lenta.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас